Тема : Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә аклык
китерер.
Максат:уку һәм
тәрбия процессын үзләренчә,башкача корырга ,укытучының күз уңыннан читтәрәк
калырга теләүче укучылар белән эшләү алымнарын күрсәтү.
Мастер – классның барышы.
Хәерле көн
хөрмәтле жюри, коллегалар! Мин Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы Яңа Кырлай
урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы һәм класс җитәкчесе.
Класс җитәкчесе
буларак безгә төрле характердагы һәм тәрбиягә авыр бирелүче укучылар белән
эшләргә туры килә. Бу юнәлештә минем бер система булдырылды.
Бүген мин
сезнең игътибарыгызга “Балаларны саклыйк, яклыйк” юнәлешендә “Тәрбияле бала
җанга шатлык, йөзгә аклык китерер” дигән темага мастер-класс тәкъдим итәм.
Мастер-классымның
максаты: укыту-тәрбия процессында укучылар
арасында тәрбиягә авыр бирелүче укучыларны барлау, бала шәхесенә тискәре
йогынты ясаучы сәбәпләрне ачыклау, төрле каршылыкларга карамастан, үзендә көч
һәм ныклык таба алучы, үзенә дөрес бәя бирүче шәхес тәрбияләү алымнарын күрсәтү.
Сезнең кулыгызда
үзегез сайлап алган фигуралар. Әйдәгез шул фигураларны бербөтен итеп
җыябыз.(Ике командага бүлү)Безнең ике команда барлыкка килде.
Ә хәзер “Әйдәгез
танышабыз “ уенын башкарып китик. Бу уенны яңа класс алганнан соң, яки класска
яңа укучы килгәч уйнарга мөмкин.
Сез үзегезнең
исемегезне атап, исемегездәге беренче хәрефенә башланган, сезнең характерыгызны
сүрәтләгән сыйфат әйтергә тиеш буласыз. Минем исемем Фирдания .Мин фидакарь.
-Ә сезнең исемегез
ничек? (Катнашучылар дәвам итә)
Менә күрдегезмә,
барыбыз да үзебездәге уңай сыйфатларны гына атадык. Укучылар арасында да төрле
тәрбиядә, төрле характерда булган балалар була. Ләкин алар үзләрен гадел, хаклы
дип саныйлар, ә тискәре сыйфатлар күп вакытта әйтелмичә кала. Ләкин билгеле
булганча кешедә уңай сыйфатлар булган кебек,тискәре сыйфатлар да бар.
Тискәре сыйфатлы, тәрбиягә
авыр бирелүче балалар каян килеп чыга ? Бала тәрбияләүдә кемнәр катнаша соң?
Гаилә – мәктәп - җәмгыять.Шушы өч юнәлеш бер булып эшләгәндә генә уңай
нәтиҗәләргә ирешеп була.
Ата-аналар
җыелышында мин “Рольле уен” алымын кулланам.Моның асылында ата-ана үзен бала
урыныны куеп карый. Бу алымны күрсәтү өчен ике ярдәмче кирәк булачак.Хөрмәтле
коллегалар сез берегез бала икенчегез ана ролен башкарыр. Бу уен “Бала сыны “-
дип атала.
Хөрмәтле
ата-аналар сез балагызга:
-Урамга чыкма,иптәшләрең
белән уйнама!
-Тик тор, йөгермә
, тузан туздырма ! -кебек сүзләр әйтәсезмә?
(Ана ролендәге
тыңлаучыларның җаваплары)
-Бу сүзләр белән
баланы без нишләтәбез?
Хәрәкәтен
чиклибез.(Ярдәмче аягын бәйли)
-Хөрмәтле
ата-аналар! Сез : тимә, кагылма, кулың белән тотма !-дип әйтәсезмә?
-Бу сүзләр белән
баланың кулларын нишләтәсез?
-Кулларын бәйләп
куябыз.(Куллары бәйләнә)
-Сез балагызга:
музыка тыңлап утырма,иптәшләреңнең киңәшләренә колак саласы булма! –дип
әйтәсезмә?
-Без бу вакытта
нәрсәдән тыябыз?
-Читтән информация
кабул итүдән тыябыз.
(колаклары
бәйләнә)
- Хөрмәтле
әти-әниләр сез балагызга: мондый кино карама, як –ягыңга каранып утырма !-дип
әйтәсезмә?
-Без бу вакытта
нәрсәгә каршы киләбез?
-Ориентлашудан
тыябыз.(күзләре бәйләнә)
- Әйтегез әле,сез
балагызга:авызыңны яп, күп сөйләшмә,сүзгә кысылма!-
дип әйтәсезмә?
-Без нишлибез?
-Үз фикерен
әйтүдән тыябыз.
(авызы бәйләнә)
Нәтиҗәдә бала
бәйләнеп бетә: хәрәкәтләнә, ишетә, сөйләшә алмый, бернәрсә дә күрми.
Бу хәлдә сез
үзегезне ничек хис итәсез?(Бала ролен башкарган тыңлаучыларның җаваплары .)
Бу рольле уен аша ата-аналар үзләрен барлык мөмкинлекләрдән чикләнгән бала
урынына куеп карап тәрбия эшендә җибәргән хаталарын күрәләр.
Нәтиҗәдә мондый
бала үз-үзенә бикләнә, иптәшләре белән аралашмый, өлкәннәрнең сүзенә колак
салмый торган шәхескә әйләнеп, начар юлга басарга да мөмкин.
Ә балалар белән тәрбия
сәгатьләрендә кешеләрнең уңай һәм тискәре сыйфатларын чагылдыручы әсәрләр,
гыйбрәтле хәлләр белән таныштырырга мөмкин. Алар да үзләрен әсәрдәге геройлар
урынына куеп карасыннар.
Хәзер мин
сезгә бер гыйбрәтле хәл укып китәм.
Бер
малай әнисе белән генә тора.Ул,улы начарлык эшләгән саен рәшәткәгә бер кадак
кага бара .Еллар үтә.Бер көнне малай рәшәткәдәге кадакларга игътибар итә һәм
әнисе янына килә.Әни, нигә син шулай итеп күп кадаклар кактың ?-ди Әнисе:-Улым
, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме ,
ничаклы алар? – ди ана.Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз
бирә.Шулай эшли дә.
Әйдәгез укучылар
уйлыйк әле, нинди начарлыклар һәм нинди яхшылыклар кылды икән бу бала?(1
нче группа начарлыкларны яза, 2 группа яхшылыкларны яза.)
Көннәр
уза.Малай әнисе янына килә дә: Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та
калмады.Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы
яхшылык эшләдем , ди.
Ә
әнисе болай ди: Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп,
начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак
эзләре.Аларның эзләре калган бит,- ди.
Нинди нәтиҗә
ясарга мөмкин?
Нинди генә яхшылык
эшләсәң дә, күңел ярасы төзәлми,аның зләре йөрәктә кала.
Һәркемнең
күңелендә яхшылык орлыклары салынган,һәркемдә аны матур итүче сыйфатлар бар. Әйдәгез
, ак кәгазь битенә кулларыбызны төшереп һәр бармагына берәр үзегезнең уңай
сыйфатыгызны язып куегыз. Ә хәзер уч төбенә үзегезне борчый торган бер
тискәре дип санаган сыйфатыгызны языгыз. Укучылар күреп торам һәрберегезнең
уңай сыйфатлары бар.Әлеге сыйфатларны тагын да үстерергә. Ә менә уч
төбендәгесен бетерү өстендә эшләргә кирәк.
Катнашучыларга
рәхмәт.
Хөрмәтле хезмәттәшләр.
Бүген без сезнен белән теләсә нинди шартларда үзен дөрес тота белүче, җәмгыять
өчен иң файдалы булган юлны сайлый белүче һәм шул юлны бернинди кыенлыкларга
карамастан, ахырына кадәр илтеп җиткерергә үзендә көч һәм ныклык таба алучы
бала тәрбияләү алымнары белән уртаклаштык.
Игътибарыгыз
өчен рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.